“Алсу” балалар бакчасында Нәүрүзне ел да купшы итеп билгеләп үтәләр

2014 елның 21 марты, җомга
Бүген, Көнчыгыш календаре буенча яңа елга аяк баскан һәм көн белән төн тигезләшкән көнне, иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз билгеләп үтелә.
Бәйрәм яз килү, яңа ел башлану һәм табигать уянуны хәбәр итә. Гореф-гадәт буенча, әби-бабайларыбыз бәйрәм көнне Ходайдан яхшы уңыш сораганнар, ә ачуланышкан кешеләр Нәүрүз алдыннан бер-берсеннән гафу үтенгәннәр, дуслашу хөрмәтенә бүләкләр алышканнар. Борынгы гадәтләр буенча, бәйрәм башланганчы кешеләр йортларын, тирә-якларын тәртипкә китергәннәр, бурычлардан котылганнар.
Шәһәребезнең “Алсу” балалар бакчасы коллективы да яз бәйрәме – Нәүрүзне ел саен  бик күңелле һәм матур итеп билгеләп үтә.
– Милли балалар бакчасы буларак, татар халкының барлык гореф-гадәтләрен өйрәнеп, бәйрәмнәребезне үткәреп барырга тырышабыз, - ди бакча мөдире Фәридә Әбҗаппарова. -  Нәүрүз, Сабан туе, Гаетне зурлап үткәрәбез. Аларда бакчага йөрүче балалар да, ата-аналар да, педагог-лар, тәрбиячеләр дә бик актив катнаша. Быелгы бәйрәмгә әзерлекне ике атналап алдан башладык. Бәйрәм нигездә көнчыгыштан килеп керсә дә, без аны үзебезчә милли рухта билгеләп үтәбез. Яңа ел циклы башлануына нигез салучы мөһим эшләрдән саналган символик бодай чәчүне башкардык, бәйрәм өстәле әзерләдек. Традиция буенча, бәйрәм көнне өстәлдә 7 төрле ризык булырга тиеш. Аннан балалар белән бәйрәм программасы – театрлаштырылган тамаша да үткәрдек. Алдагы елларда да бәйрәмне урамда әти-әниләр белән зурлап оештыра идек. Без, олылар һәм нәниләр, бу елның районыбыз игенчеләрен мул уңышлар белән сөендерүен телибез. 
Бакчада оештырылган бәйрәмдә балалар Кыш бабайны озатып, яз чибәре Нәүрүзбикәне каршы алдылар, рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Ә аннан бергәләшеп тәм-томнардан, кайнар коймактан авыз иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International