Нурлатта иң яхшы мәдәният хәзмәткәрләрен сайладылар сайладылар

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Кичә, 19 мартта “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре – 2014” район конкурсының район мәдәният йортында узган финал этабында 16 мәдәният хезмәткәре чыгыш ясады. Анда жюри әгъзалары “Авыл мәдәният йортының иң яхшы бүлек секторы мөдире”, “Авыл клубының иң яхшы бүлек секторы мөдире” һәм “Иң яхшы режиссер” номинацияләрендә 3 җиңүчене сайлап алды.
Февраль аенда старт алган район конкурсының 1 һәм 2 этапларында  барлыгы 75 мәдәният хезмәткәре үз көчен сынаган. Финал өлешендә конкурсантлар визит карточкасында театрлаштырылган чыгыш тәкъдим итсә, интеллектуаль уенда жюри сорауларына җавап бирделәр. Конкурска йомгак Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышлап шәһәр Мәдәният сараенда узачак тантанада ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International