“Татарстан-Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат бүлеге Советы утырышында җәмәгать тәрбиячеләренең эшен активлаштыру турында сөйләштеләр

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Кичә, 19 мартта,  “Татарстан-Новый век”-“Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый оешмасы Нурлат территориаль бүлегенең чираттагы утырышы үтте. Утырышта Нурлат муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә профилактик исәптә торучы балигъ булмаган үсмерләргә беркетелгән җәмәгать тәрбиячеләренең эше төп мәсьәлә буларак каралды. Комиссия рәисе Габделгазиз Юнысов һәм комиссия секретаре Гүзәл Ганиева үз чыгышларында районда балигъ булмаганнар белән алып барыла торган эш, җәмәгать тәрбиячеләренең эшчәнлеге турында сөйләделәр. Бүлекчә җитәкчесе Дамир Ишкинеев һәм  район башлыгы урынбасары, Совет әгъзасы Флюра Ногманова җәмәгать тәрбиячеләренең авыр үсмерләр белән эшен активлаштыру кирәклеген ассызыкладылар. Утырышта шулай ук иҗтимагый оешманың территориаль бүлеге Советында эшчәнлек юнәлешләре буенча 5 эшче төркем оешты, аларның җитәкчеләре билгеләнде, район һәм шәһәр укучылары арасында “Татарстан-Яңа гасыр” призларына йөзү буенча ярышлар үткәрү мәсьәләсе каралды. Шунда ук совет әгъзалары шул көннәрдә иҗтимагый хәрәкәтнең Казанда үткән отчет-сайлау конференциясе нәтиҗәләре турында сөйләштеләр, Кырымда яшәүчеләргә ярдәм оештыруга кушылу турында килештеләр һәм күтәрелгән сораулар буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International