Нурлаттан Илгизәр Лотфуллин Татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаша

2014 елның 14 марты, җомга
14–16 мартта Казанда үтүче III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Киекле авылыннан  крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Илгизәр Лотфуллин катнаша. Бөтендөнья татар Конгрессы үткәрә торган әлеге зур чарада Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татар авыллары эшмәкәрләре катнашачак. Аның программасында пленар утырыш, хәләл продукция ярминкәсендә катнашу, “Ярдәм” мәчете һәм күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге, Иске Татар бистәсе, Самара өлкәсенең Гали авылында авыл эшмәкәрләренең эшчәнлеге белән танышу һ.б. чаралар кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International