Нурлатта Татарстан беренчелегенең финалы башланды

2014 елның 14 марты, җомга
Кичә, 13 мартта Нурлатның “Ледок” Спорт сараенда 2002 елгы үсимерләр арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенең финал уеннары башланды.
Финал уеннарында зона турларында уңышка ирешкән командалар көч сынаша. Шул рәвеле, 13-15 мартта “Ледок” бозында Нурлатның “Ледок”, Казанның “Зилант” һәм “Волна”, Җәлилнең “Юность”, Яр Чаллының “Челны” һәм Мамадышның “Олимп” командалары көч сынашачак. Җанатарлар игътибарына 14-15 мартта булачак уеннар расписаниесен бирәбез.
14 март:
10.00 – “Волна” – “Челны”; 11.30 – “Юность” – “Зилант”; 13.00 – “Ледок” – “Олимп”.
15 март:
8.00 – “Волна” – “Ледок”; 9.30 – “Олимп” – “Юность”; 11.00 – “Зилант” – “Челны”.
15 мартта 13.00да турнирны ябу тантанасы булачак.
Бүген, 14 мартта яшь фигуралы шуучылар ата-аналар һәм тамашачылар өчен күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итәчәк. Бу тамаша “Ледок”та 18.30да башлана. Анда теләге булган һәркем килә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International