Нурлатта да аракы бәясе артты

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Быелның 11 мартыннан ярты литр аракының минималь бәясе 199 сумга әйләнде (элек 170 иде), иң очсыз коньяк исә 52 сумга артып, 322 сум булды. Бәяләр алкоголь базарын көйләү буенча Федераль служба әмере буенча  арттырылды, ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль бүлеге белгече Алия Гатина.Спиртлы эчемлекләрнең бәяләре августта тагы бер артачак һәм минимум 220 сумга җитәчәк, диде белгеч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International