Нурлатлылар "ПолитЗавод" проектына кушылды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Быелдан Татарстанда “ПолитЗавод-2014” проекты старт алды.
Әлеге проектның бурычы яшьләрне активлаштыру, төрле тармаклардагы сәләтле яшьләрне сәяси эшчәнлеккә җәлеп итүдән гыйбарәт. Проектта теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлегә проектта ике нурлатлы катнаша: ИМЦ методисты Ленар Әһлиуллин һәм “Яшь Гвардия”нең җирле штабы активисты Владимир Борзов.
– Проект өч турда узачак, – ди “Яшьләр Гвардиясе” оешмасының Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ленар Әһлиуллин. – Мисал өчен икенче турда шәһәр, район яшьләре белән митинглар һәм очрашулар оештыру каралган. Өченче, соңгы турда зур Форум узачак, анысы Нурлат гимназиясендә апрель башларында үткәрелер дип планлаштырабыз.
Өченче тур кысаларында үтүче форумда 250дән дә ким булмаган катнашучыны үз эченә сыйдырган үзенчәлекле “сайлау участогы” оештырыла. Аннан форум һәм тулаем кампания нәтиҗәләре буенча “ПолитЗавод”ның җиңүчесе билгеләнә. Җиңүчеләрне Казанда тантаналы чарада тәбрикләү каралган. “ПолитЗавод” проекты төгәлләнгәч, җиңүчеләрнең укуларда, депутатлар белән гражданнарны кабул итүләрдә катнашу мөмкинлекләре булачак, шулай ук алар “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән ярдәм грантлары алуга үз проектларын да әзерләячәк. Моннан тыш, “ПолитЗавод” проекты җиңүчеләре “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең  партия эчендәге алдан сайлауларында катнаша ала. Бу исә 2014 елда ТР Дәүләт Советына сайлауларга кандидатлар күрсәтүдә беренче адым булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International