Район башлыгы Равил Кузюров “Сөләйманов Ә.И.” КФХсында эшләрнең барышы белән танышты

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Бүген, 12 мартта, район башлыгы Равил Кузюров районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, “Агро-Инвест” ИК генераль директорының беренче  урынбасары Наил Шарапов, “Сөләйманов Ә.И” КФХсы җитәкчесе Ирек Әндәрҗанов һәм хуҗалык белгечләре озатуында “Сөләйманов Ә.И” КФХсының Биляр Озеро сөт-терлекчелек комплексында терлекчелекнең торышын һәм Фома бүлекчәсендә техниканы язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышын карады. Биляр Озеро сөт-терлекчелек  комплексында бүгенге көндә 2600 баш мөгезле эре терлек югары технологияле шартларда асрала, шуларның 1500е – савым сыерлар. Көн саен биредә 21057 кг. сөт савыла, бер сыерга тәүлеклек савым 13, 4 кг тәшкил итә, бу – район буенча иң зур тотрыклы күрсәткечләрдән. Комплекста 80нән артыграк кеше хезмәт куя. Равил Кузюров терлекләрнең асралу шартларын карады, продукцияне арттыру, терлекләрнең баш санын саклау, тиешенчә ашатуга аерым игътибар бирде.
Фома бүлекчәсенең техника паркы килүчеләрне зур җанлылык белән каршы алды. Биредә бүгеге көндә культиваторлар, тырмалар, сцепкалар, катоклар чәчүгә әзерләнеп беткән, механизаторлар нигездә  комплектлау эшләре белән мәшгуль. Фома бүлекчәсе  җитәкчесе Рифкать Насыйбуллин әйтүенчә, чәчүгә чыгачак 20 тракторның 6 сы – чит илнеке, алар шулай ук әзерләнеп беткән, үзебез илдә чыгарылган тракторлар да тиешле запас частьләр белән тәэмин ителгән, 10-14 көндә алар да ремонтланып бетәргә тиеш. Район башлыгы биредә эшләрнең барышы белән танышып, механизаторлар белән аралашты, чәчүлек орлыкларның торышы, уҗымнарның ничек кышлавы белән кызыксынды, язгы чәчүгә әзерлеккә җитди якын килергә чакырды.
Район башлыгы узган атна азагында “Нурлат сөте” һәм “Агро-Развитие” хуҗалыкларында терлекчелек һәм язгы чәчүгә әзерлекнең барышы белән танышкан иде инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International