Район башлыгы Равил Кузюров киңәшмә үткәрде

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Бүген район башлыгы Равил Кузюров шәһәр торак-коммуналь службалары, торак милекчеләре ширкәтләре, идарәче компанияләр, ресурслар белән тәэмин итәүче служба җитәкчеләре һәм йорт  өчен җаваплылар  катнашында айлык киңәшмә үткәрде. “Татэнергосбыт”ның Чистай филиалы  начальнигы Марат Идрисов катнашында үткән киңәшмәдә шәһәрнең торак-коммуналь службаларына кагылышлы башка сораулар белән беррәттән электр энергиясе өчен ОДН мәсьәләсе төп тема буларак каралды. Шәһәрдә торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарәче компанияләрнең халык белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә ОДН белән проблема туган  йортларның саны кимегән. Мәсәлән, узган елның декабрендә шәһәрдә 33 йортта ОДН күрсәткечләре югары булса, гыйнварда бу сан 28 булган, февральдә 24 тәшкил иткән. Киңәшмәдә әлеге йортларда ОДН зур булуның сәбәпләре, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре алып бара торган конкрет эшләр каралды, проблемалар күтәрелде. Район башлыгы Равил Кузюров алга таба аңлашылмаучанлыклар булмасын өчен ресурс белән тәэмин итүче оешмалар, идарәче компанияләрнең халык белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләргә тиешлеген ассызыклады һәм конкрет очраклар буенча күрсәтмәләр бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International