Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлат футболына “Рубин”ның экс-капитаны Сергей Харламов алынды
2014 елның 11 марты, сишәмбе
Узган атнда Нурлатның “Факел” командасы Ачык футбол Лигасының тугызынчы туры кысаларында Казанның “Дентро”сын кабул итте һәм 1:0 исәбенә җиңүгә иреште.
Күп елларга сузылган тәнәфестән соң, Нурлат янә зур футбол сулышын тойды: узган атнада “Факел” Ачык футбол лигасының чираттагы туры кысаларында Казанның “Дентро” командасын кабул итте.
Зарыгып көткән бу көн нурлатлылар өчен зур бәйрәмгә әверелде: матч башланыр алдыннан дәртле музыка яңгырап торды, тиз арада стадион тутырып тамашачылар җыелды. “Бу очрашуны күпләр көтте. Мин исә жанатар, элеккеге футболчы буларак бу бәйрәмне оештыручыларга: Лиганың президенты Сергей Харламовка, район җитәкчелегенә олы рәхмәт әйтәсем килә. Һәм бу уенның Нурлаттагы футбол бәйрәменең соңгфысы булмасына иманым камил”, – ди футбол ветераны Марат Лотфуллин. Ә уен башланыр алдыннан исә мәртәбәле кунаклар катнашында матчны тантаналы ачу чарасы да булды. Барлык футболчыларны да һәм спорт сөючеләрне Ачык футбол лигасының президенты, “Рубин” командасының элеккеге капитаны Сергей Харламов сәламләде һәм нурлатлыларны зур футболга кайтулары белән тәбрикләде.
– Сез Нурлатның зур футбол гаиләсенә кушылуы өчен менә бу егеткә рәхмәт әйтергә тиеш, – диде ул “Факел” командасының җитәкчесе Фәнис Хөснетдиновны күз алдында тотып. – Аның үҗәтлеге һәм футболчыларның тырышлыгы аркасында Нурлатта футболның алга таба үсәчәгенә шигем юк.
Шунда ук Сергей Харламов тагы бер күңелле хәбәр дә җиткерде: Ачык лиганың регламенты буенча барлык шартлар да үтәлсә, Нурлатның “Көньяк” зонасында футбол башкаласына әверелү ихималы бар, һәм биредә Галимҗан Хөсәенов исемендәге дивизион булдырылачак, диде Сергей Харламов. Бу хәбәрне футболчылар да, күп санлы тамашачылар да көчле алкышлар белән кабул итте. Аннан футболчылар мәйданчыкка юнәлделәр һәм, ниһаять, баш хөкемдарның егерме елдан артык көттергән сыбызгы тавышы яңгырады – Нурлат футболының яңа этабына нигез салу иде бу. Әлбәттә, өйдәге беренче уенда, өстәвенә шулкадәр тамашачы алга куып торганда, “факеллылар” беренче минутларда ук һөҗүмгә ыргылдылар. Карлы мәйданчык әлләни осталык күрсәтергә мөмкинлек бирмәсә дә, уен җанатарларны башыннан азагына кадәр киеренкелектә тотты. Шикәрчеләр бистәсе стадионы бу кадәр эмоцияләр, хис-тойгыларны күптәннән күргәне булмагандыр. Ә беренче таймның егерменче минутларында җанатарларның шатлыклы авазлары бөтен шәһәрне яңгыраткандыр: Илназ Фәйзуллин биргән пастан файдаланып, Виталий Карпов “Факел”ны алга чыгарды. Бу уңыштан соң да “Факел”ның мөмкинлелкәре шактый булды әле, әмма 1:0 исәбе матч азагына кадәр сакланды. Дөрес, хуҗаларга да шактый дулкынланырга туры килде, әмма нурлатлыларның капкачысы Михаил Садовников, 15 яшьтә генә булуына да карамастан, “Факел” капкасын кагылгысыз калдыра алды. Шул рәвешле “Факел” Лигадагы дүртенче җиңүен яулады һәм бүген ул турнир таблицасының 8нче урынында бара.
– Ниһаять, без үз уеныбызны таба башладык, – ди команданың җитәкчесе Фәнис Хөснетдинов. – Дөрес, бүген җанатарларның ярдәме дә, үз мәйданчыгыбызда уйнау да егетләргә ышаныч өстәде. Әлбәттә, һәрчак җиңәсе килә анысы, әмма иң мөһиме без Нурлатта зур футболны була алачагын исбатлыйбыз. Ачык футбол Лигасына кабул иткәне өчен аның президенты Сергей Харламовка рәхмәт. Ни дисәң дә, әлеге Лигада башкала командалары гына җыйналган бит. Ә Сергей Сергеевич безнең хәлгә керде, һәм Нурлат футболын үстерүгә зур тырышлык куячагын да әйтте.
Ә без исә Нурлат кырындагы чираттагы уен чирәмле өслектә үтәр дип ышанабыз һәм янә башкала кунакларын көтеп калабыз. Өстәвенә, район башкарма комитетыннан әйтүләренчә, яңа стадион да май-июнь айларында ачылырга тиеш, ди.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Чәршәмбе, 15 апрельдә, Нурлатта һава торышы аязучан болытлы булачак
Нурлат боксчылары Отрадныйда СВО катнашкан сугышчылар истәлегенә уздырылган турнирда өч медаль яулады
Виктор Мякишев исемендәге клубта шөгыльләнүчеләр Самара өлкәсендә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады
Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән башлана
2026 елда Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдән ачылачак
Торак тирәсендә янучан материалларны җыештыру: янгыннарны профилактикалау кагыйдәләре
Янучан материалларны даими җыештыру - йортның янгын куркынычсызлыгы нигезе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз