Фирдүс Тәмаев 48 концерт бирде

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Фирдүс Тәмаевның 17 гыйнвардан 5 мартка кадәр барган концерт туры  зур уңыш белән узды: бу чорда якташыбыз республика шәһәрләрендә 48 концерт бирде. Казан дәүләт филармониясе залында алты көн рәттән барган концертларын карарга башкала тамашачысыннан тыш республиканың иң ерак шәһәрләреннән дә килгәннәр иде. Аннан  3 көн Яр Чаллы, 3 көн Әлмәт, 2 көн Түбән Кама тамашачысы алкышлады үзен. Хәзер бераз тын алырга туктагандыр дисәк, Фирдүснең тик торырга исәбе юк икән: яңа җырларын яздыру, өр-яңаларын язу ниятендә ул.
– Тамашачы кызыксынуын, мәхәббәтен югалтасым килми, – ди үзе бу уңайдан. – Үсү өчен гел хәрәкәттә, эзләнүдә булырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International