Район башлыгы төзелеш һәм капиталь ремонт барышын карады

2014 елның 9 марты, якшәмбе
Бүген, 9 март көнне Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин һәм башкарма комитетның төзелеш бүлеге хезмәткәрләре, мәгариф идарәсе белгечләре белән районда  капиталь ремонт һәм төзелеш бара торган объектларда булды. Иң беренче булып тукталган Нурлат коррекцияләүче интернат-мәктәптә барган капиталь ремонт эшенең барышына канәгатьсезлек белдерде. Биредә 37млн 758 мең сумлык ремонт эшләре башкарылырга тиеш, подрядчылар – Казаннан “Премьер-Сити” төзелеш компаниясе ОООсы. Бүгенге көндә төп эшләр уку мастерскойларында, спортзалда бара, ике–түбә убучылар һәм буяучы-сылаучылар бригадасы эшли. Әмма төзелешнең проект- смета документациясе бүген дә юк, дефектовкалау исемлеген төгәлләштерәсе бар. Ә иң мөһиме, эш темпы акрын бара. Район башлыгы әлеге җитешсезлекләргә күрсәтеп, мәктәп ремонты буенча 11 мартта аерым киңәшмә үткәрергә күрсәтмә бирде. Шәһәрнең 3нче мәктәбендә “Еврострой” ОООсы эшли, биредә 17 миллоннан артыклык ремонт эшләре башкарылырга тиеш. Хәзер биредә 251 тәрәзә алыштырылган, аның яңакларын эшләү бара; түбәнең дә байтак өлеше ябылган. Ремонтчылар эш реҗимнарын уку барышына зыян китермәслек итеп оештырырга тырышалар. Биредә төп сорау электр үткәргечләрне алыштыру уңаеннан туды. Ремонтчылар башкарырга тиешле эшләр исемлегенә “калдык принцибы” буенча гына өстәлгән әлеге эшнең башкарылмый калу ихтималы булу район башлыгында ризасызлык тудырды.
– Электр үткәргечләр һичшиксез яңартылырга, җылылык белән булган проблема да хәл ителергә тиеш, – диде ул. – Без беренче чиратта уңайлык, иминлек турында кайгыртырга тиешбез.
Комиссия бу көнне район хастаханәсенең тудыру бүлеген, Киекледә балалар бакчасы һәм Кизләүдә участок уполномоченные өчен йорт төзелешләрен дә карады. Төп таләп – темпны һәм сыйфатны сакларга, средстволарны дөрес кулланырга, эшне оешкан төстә алып барырга көн тәртибендә кала, диде район башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International