Нурлат сәнгать мәктәбе укучылары олимпиадада җиңү яулады

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
Күптән түгел Нурлатның балалар сәнгать мәктәбе укучылары музыка мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән олимпиадада катнаштылар. Музыкаль-теоретик дисциплиналар буенча олимпиада бөек рус композиторы М.И.Глинканың 210 еллыгына багышлап үткәрелгән. Анда “Композитор иҗатын тәкъдир итү” номинациясендә  Г. Прокофьеваның укучылары Елена Кандрова, Язилә Мөхәммәтова, Әдилә Шагаева 1нче урынны яулаганнар. Ә музыка әдәбияты буенча тестларда Язилә Мөхәммәтова – II, Әдилә Шагаева, Елена Кандрова һәм Ксения Трифонова – III булганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International