Нурлатның хоккей командасы ярымфинал уеннарында катнаша

2014 елның 28 феврале, җомга
Бүген, 28 февральдә,  Нурлатның “Ледок” балалар-үсемерләр спорт мәктәбенең  2002нче елгы үсмерләр командасы Җәлил бистәсендә үтәчәк хоккей буенча ТР беренчелегенең ярымфинал уеннарына юл алды. Уеннар 28 февральдән 2нче мартка кадәр узачак.
Ял көннәре хоккей сөюче  нурлатлылар өчен дә кызыклы үтәчәк. Якшәмбе көнне төнге хоккей лигасы кысаларында безнең “Нурлат” командасы белән Зәйнең “Форвард” ир-егетләр командалары көч сынашачак, уен шулай ук көндезге 2дә башланачак. “Ледок” боз сараенда барлык хоккей сөючеләрне һәм җанатарларны көтеп калалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International