Нурлатта фермерлар ассоциациясе оешты

2014 елның 28 феврале, җомга
Бүген, 28 февральдә, Нурлатта район башлыгы Равил Кузюров, гаилә фермерлары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм төрле банк вәкилләре катнашында үткән җыелышта районның фермерлык ассоциациясе оештырылды,  ачык тавыш бирү юлы белән аның 5 кешедән торган  Советы сайланды. Аның составына Геннадий Кириллов, Закир Мустафаев, Радик Хәнәфиев, Минтаһир Шаһиәхмәтов һәм Ильяс Тямаев керде. Ассоциациягә җитәкче сайлау исә катнашучыларда зур активлык кузгатты, һәр фермерның  сайлау алды чыгышы белән танышканнан соң фермерлар  рәис итеп  Тимерлек авылыннан фермер хуҗалыгы башлыгы Эдуард Ивановны сайладылар.  Җыелышта фермерлар үзләрен борчыган проблемаларны кузгаттылар, фикер алыштылар, район җитәкчелегенә теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Ә районда оешкан фермерлар ассоциациясе нәкъ менә фермерларның проблемаларын хәл итәргә булышу, аларны берләштерүне максат итә дә.   “Фермерлар ассоциациясе хакимият белән фермерларны бәйләүче звено булырга тиеш”, - дип йомгак ясады район башлыгы җанлы аралашу рәвешендә барган сөйләшүгә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International