Нурлатта тугызынчылар тестлаштыру уза

2014 елның 28 феврале, җомга
Районның 600 IX сыйныф укучысы татар теле буенча тестлаштыру узачак. Моннан тыш, математика һәм рус теленнән ГИА тапшырачаклар. Татар теленнән тестлаштыру контроль-бәяләү материалы формасында булачак. Татар телле мәктәп укучылары өчен вакыт 3 сәгать 55 минут бирелсә, рус телле яшьтәшләре өчен ул 2 сәгать 30 минут булачак. Татар теленнән тестлаштыру 29 апрельгә билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International