Нурлаттан Илфат Гыймадиев Муса Җәлил турнирында икенче урын алды

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Нурлат көрәшчесе, Россиянең спорт мастеры, ДЮСШ һәм “Нурлатнефть” идарәсе тренеры Илфат Гыймадиев Муса Җәлил истәлегенә уздырылган милли көрәш турнирыннан II урын алып кайтты.
Быел “Ватаным Татарстан” газетасы призларына үтүче әлеге бәйге Әлмәт шәһәрендә узды. Турнирда 51 командадан 400дән артык көрәшче көч сынашты. Мисал өчен, Илфат көрәшкән авырлыкта гына да 50ләп спортчы келәмгә чыккан. Нурлат пәһлеваны җиде көндәшен сыртына салып, финалга кадәр уза. Хәлиткеч алышта да  Илфат атказанган спорт мастеры, данлыклы көрәшче Ильяс Галимовка җитди каршылык күрсәтеп, бары тик очколар буенча гына оттыра. Хәер, Илфат Гыймадиев өчен икенче урынны зур уңыш дип атарга мөмкин. Чөнки яшь көрәшче өчен узган ел җитди сынау чоры булды бит.
– Аякка операция ясатканнан соң, тулы бер сезонны бушка уздырырга туры килде, – ди көрәшче. – Универсиадага сайлап алу этабында икенче урын алганнан соң, келәмгә чыгарга туры килмәде дә дияргә мөмкин. Шөкер, бу ел уңышлы гына башланды: гыйнварда Яңа Чишмә районы башлыгы призларына үткән ярышларда батыр калган идем, Муса Җәлил бәйгесен дә уңышлы булды дип саныйм. Гомумән, тренерыбыз Раил Рәхмәуллин кул асында берәр айлап көчәйтелгән шөгыльләнүләр бушка узмады.
Көрәшченең тагы бер зур яңалыгы бар икән әле: бу сезонга ул 25 килограмм авырлыгын “ташлап” кергән. Әлбәттә, монысының уңай яклары да бар, җайсызлыклары да җитәрлек.
– Элек, иң авыр үлчәүдә көрәшкәндә, көндәшләремнең келәмдә үзләрен ничегрәк тотуларын якынча фаразлый ала идем. Ә менә яңа үлчәү авырлыгында келәмдә очрашкан һәр көрәшче – минем өчен бер дә белмәгән көндәш. Мәсәлән, шул ук Муса Җәлил турнирында миңа каршы чыккан барлык сигез көрәшче белән дә тәүге тапкыр очрашуым иде, – ди Илфат. Быелгы сезонга планнары белән уртаклашырга җөрьәт итмәде – иң мөһиме җәрәхәтләр булмасын, ди.
Муса Җәлил турнирында тулаем Нурлат командасы да алга зур адым ясады: күптән түгел узган Татарстан беренчелегендә һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы бәйгесендә  25, 29нчы булсалар, бу юлы команда 19нчы урынга кадәр күтәрелә алды. Хәлиткеч алышларга җитмәсәләр дә, башка көрәшчеләребез – Алмаз Мостафин, Рәмис Гозәеров, Ранис Рәхмәтуллин, Илшат Сәмәрханов, Ленар Әюпов, Айдар Ишниязов, Илсур Нәбиуллин, Рөстәм Гайнуллин һәм Руслан Әбделманов та гомуми очколар янчыгына үз өлешләрен кертә алдылар. 
Тагы бер якташыбыз, Нурлат келәмендә чыныгып, оста көрәшчегә әверелгән Марсель Гозәеров Муса Җәлил турнирының чемпионы исеме лаек булды. Марсель бүгенге көндә Әлмәт командасы өчен көрәшә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International