Нурлат балалар бакчаларында Олимпиадага багышланган чаралар үтә

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
“Кояшкай” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә “Олимпиада уты - 2014” исеме астында үткән бәйге балаларда зур кызыксыну уятты. Ярышларны Олимпиаданың төп талисманнары -  аю, куян, барс ачып җибәрделәр. Бу - тамашачылар өчен дә, катнашучылар өчен дә иң күңелле  мизгелләрнең берсе  булды. Балалар төрле спорт ярышларында үз көчләрен сынадылар. Ә бәйгегә дөрес бәяне жюри әгъзалары: балалар бакчасы мөдире Назлыгөл Мөгыйнова һәм логопед Гүзәл Абдрахманова бирде.
Ярышларда, әлбәттә инде, дуслык җиңде. Ахырда барлык катнашучыларга медаль һәм бүләкләр тапшырылды. Ә бәйгебезне дуслык турындагы җыр белән тәмамладык. Без – тәрбиячеләр һәм бакчага йөрүче сабыйлар әнә шулай Олимпиадага үз өлешебезне кертәбез.    
                   
Эльмира Ибляминова, Алия Мотыйгуллина, уртанчылар төркеме тәрбиячеләре
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International