Комиссия карга каршы көрәшә

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Бүгеннән Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты каршында оештырылган комиссия авылларда социаль-мәдәни учреждениеләргә чыга башлады. Комиссия учрежениеләрнең нигезләрен, түбәләрен кардан чистарту, территорияләрдән карны чыгару кебек иминлек, янгынга каршы көрәш җәһәтеннән мөһим эшләрнең торышын караячак. Бүген алар Югары Нурлат, Ключи, Иглай, Якты Күл авыллары мәдәният йортларында булырга ниятлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International