Уңай якка үзгәреш бар

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Һәр елны Татарстанда “ТР халкының һәм эшмәкәрләренең коррупция турында фикерләрен өйрәнү” темасына социологик сораштыру үткәрелә. Аның турында безгә район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Федор Терентьев аңлатма бирә:
- “ТР халкының һәм эшмәкәрләренең коррупция турында фикерләрен өйрәнү” темасына тикшеренүләр халык һәм эшмәкәрләр арасында көнкүреш һәм эшлекле коррупция таралуны өйрәнү максатыннан уздырыла. Татарстанда бу уңайдан 1505 кече һәм урта эшмәкәрлек җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр сораштыруда катнашканнар. Татарстан халкы республика һәм аның муниципаль берәмлекләре тормышындагы төп проблемалар буларак базарларда һәм кибетләрдә югары бәяләрне, эшкә урнашу кыенлыкларын, юл һәм күперләрнең начар торышын атыйлар. Төп проблемалар рейтингында чиновниклар коррупциясе 12нче урында тора. Ә безнең район коррупцияне беренче дәрәҗәдәге проблема буларак билгеләгән төбәкләр арасына кергән. Сораштыруда катнашкан нурлатлыларның 20 проценты шундый фикердә.
- Безнең халык арасында позитив динамика күзәтеләме?
- Әйе, “Соңгы елларда коррупция дәрәҗәсе ничек үзгәрде” дигән сорауга җавапта чагыла ул.  Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге фикеренчә, коррупция дәрәҗәсе “үзгәрмәгән һәм элеккеге дәрәҗәдә калган”. 2012нче елда безнең районда сораштырылганнарның 27,9 проценты шундый фикерне белдергәннәр, ә 2013нче елда шулай җавап бирүчеләр саны 7,3 процентка гына калган. Нурлат районында коррупция ситуациясенә бер тапкыр булса да эләгүче респондентлар 2013 елда 3,6 процент тәшкил иткәннәр, ә бит алдагы елда гына бу сан 9,3 процент булган.
- Коррупция сәбәпләре анализланамы?
– Гражданнарны вазифаи затка ришвәт бирергә этәргән иң популяр сәбәпләр арасында гадәттәгечә “Вазифаи затның яхшы карашына ирешү”, “Барысы да ришвәт бирә, шулай тиеш”, “Проблеманы законлы юл белән хәл итү өчен вакыт яки мөмкинлек җитми” кебек сылтаулар тора. 2009-2013 еллар арасында “Проблеманы законлы юл белән хәл итү өчен вакыт яки мөмкинлек җитмәү” сәбәпле, коррупцион адымга баручылар саны сизелерлек кыскарган. Бу, мөгаен, хезмәт күрсәтүне, дәүләт органнары гамәлләрен регламентацияләү, электрон технологияләр кертү белән бәйледер.
Болардан тыш, “озын коррупцион хәтер” дигән төшенчә бар. Кеше бер тапкыр ришвәт биреп, әлеге структурада хәл тамырдан үзгәрүне исәпкә алмыйча, ришвәт хакында берничә ел исендә тота. Безнең район халкы ЮХИДИ, медицина хезмәткәрләре, предприятие җитәкчеләре һәм мәктәпкәчә балалар учреждениесе мөдирләре арасында  коррупция күренешләре еш күзәтелүен билгелиләр.
2013 елда алдагы ел белән чагыштырганда 21 муниципаль берәмлектә вазифаи хәленнән туганлык яки дуслык мөнәсәбәтләрен тартып явызларча файдалану очраклары  билгеле булган кешеләрнең артуы күзәтелгән. Нурлат муниципаль районында бу сан 30,2 проценттан 1,8 процентка төшкән. Республика халкы фикеренчә, (43,5 процент) коррупциягә китергән төп сәбәпләр булып чиновниклар гамәлләренә, аларның керемнәренә һәм чыгымнарына ныклы контроль җитмәү тора.
- Безнең райондагы сораштыруларда тагын нәрсә ачыклана?
- Тикшеренү нәтиҗәләре сораштыруда катнашучыларның күбесен төрле дәрәҗәдәге массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы сәясәт турындагы мәгълүмат җитәрлек күләмдә дип табыла һәм канәгатьләндерә. Республиканың муниципаль берәмлекләрендә коррупциягә каршы сәясәтне яктырту буенча җирле мәгълүмат чаралары эшчәнлегеннән канәгатьсезлек дәрәҗәсе төрлечә. Әйтик, Биектау, Кукмара, Балык Бистәсе, Арча, Тәтеш, Кама Тамагы, Актаныш, Әгерҗе районнарында сораштыруда катнашучыларның 40 проценттан артыгы җирле мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы мәгълүмат җитәрлек түгел дип саный, ә безнең районда бу яктан бар да тәртиптә. Шулай ук Республиканың 12 район муниципаль берәмлекләрендә җирле хакимият органнары эшчәнлегеннән канәгать булучылар саны  кимү күзәтелә.  Нурлат муниципаль районында бу күрсәткеч 2012 елдагы 14,7 проценттан 89,1 процентка үскән.
- Төп нәтиҗәләр нинди инде?
- Халыкның күпчелеге фикеренчә, коррупциягә китергән төп сәбәпләр булып чиновниклар гамәлләренә, аларның керемнәренә һәм чыгымнарына ныклы контроль җитмәү тора. 2013нче елда һәр 6нчы респондент (16 проц.) коррупция ситуациясенә эләгә (2012 елда 15 проц.). Көнкүреш һәм эшлекле коррупция кими. Республика халкының яртысыннан артыгы (58,5 поц.) дәүләтнең коррупциягә каршы эшчәнлеге турында тулы мәгълүматны белми. Республикада электрон хезмәтләрдән файдаланучылар саны арта. Коррупциягә каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан халык һәм эшмәкәрләр коррупциягә каршы көрәш турындагы законны кырысландырырга, чыгымнарны бүлүне ныклы контрольгә алырга, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәлелеген күтәрергә тәкъдим итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International