Оста белән очрашу

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
7 февральдән 10ына кадәр районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә “Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар” Бөтенроссия дәресләре үтте.
Урта Камышлы балалар бакчасында мондый чара кайчандыр бакчага йөргән җиңел атлетика буенча спорт остасы Алексей Григорьев катнашында үтте. Алексей – КФУның “Физик тәрбия һәм сәламәтлекне кайтару медицинасы институты” бүлегенең магистратура студенты. Григорьевлар – авылыбызның спорт гаиләсе. Алексей үз казанышлары турында сөйләде, бүләкләрен күрсәтте, балалар белән гимнастик күнегүләр ясады. Ә азактан балаларга нык сәламәтлек һәм физкультура белән дус булуларын теләде.

Любовь Сапрыгина, тәрбияче
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International