Программадан артка калмыйлар

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Бу атнада һава температурасы төшү белән район мәгариф учреждениеләрендә чәршәмбе, пәнҗешәмбе укулар үткәрелмәде. Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, мәктәпләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рекомендацияләрен истә тотып эш иткәннәр. Бу кагыйдәләр температура  -27 градустан түбән булганда – 1-9, -32дән төшсә – өлкән сыйныфлар укучыларына кагыла. Укучылар программадан артка калмаячак: педагоглар укучыларның барысына да биремнәрне дистанцион рәвештә җибәреп торганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International