Әмзәлеләр сорау алдында калды

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Әмзә авыл җирлеге җыенында катнашучыларны авыл җирлеге эшчәнлегеннән бигрәк хуҗалыкның киләчәк язмышы борчыды. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Насыйбуллинның хисабыннан соң ук сүз шул темага күчте дә. Бу көнне “Ахунова” хуҗалыгы инвесторы Җәмил Вәлиуллинга авылдашларының шактый кискен сорауларына җавап тотарга туры килде. Кайчандыр гөрләп торган хуҗалык ни сәбәпле шундый таркалу хәлендә, хуҗасыз калды? Инвесторның хуҗалыкка керткән өлеше нидән гыйбарәт? Билгеле, сорауларга халык канәгатьләнерлек җавап алынмады. Авыл җыенында катнашкан район башлыгы Равил Кузюров та инвесторга ары таба ышаныч белдерә алмавын әйтте. Әлегә Әмзәдә хуҗалык итү алымы турында сорау ачык калды. Район башлыгы авыл халкына ике юл тәкъдим итте: я күмәк хужалык юлын сайларга, яки авылга көчле инвестор кертергә. Халыкка карар кабул итәр өчен ике ай вакыт бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International