Кычытканлы халкы җитәкчеләр алдында су, пай җирләре мәсьәләләрен күтәрде

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген, 30 гыйнварда Кычытканлы авылындагы гражданнар җыенында иң еш яңгыраган сораулар кышын авылда су белән проблемалар тууына, пай җирләре һәм җирле хуҗалыкта эшләүчеләрнең хезмәт хакларындагы тәртипкә кагылышлы иде.
Су проблемасына килгәндә, җыенда катнашкан район башлыгы Равил Кузюров бу эш өчен җаваплы булган идарәче компания җитәкчесе Мидхәт Вәлиевка әлеге мәсьәләне бер атна эчендә хәл итәргә кушты. Шулай ук кайберәүләрнең югалган пай җирләренә, “Кызыл Шәрыкъ”ның биредәге бригадасында эшләүчеләрнең хезмәт хакларына кагылышлы мәсьәләләрне дә якын арада хәл итәргә дигән күрсәтмәләр бирелде.
Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Назыйф Шаһитовның докладыннан аңлашылганча, авыл халкының төп табыш чыганагы терлекчелек икән. Бүген җирлектә 309 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 133е – савым сыерлар. Җирлек башлыгы фикеренчә, терлекләр саны артуына авылда ике сөт җыючының көйле эшләве дә йогынты ясый. Мисал өчен, узган ел халык 340 мең литрга якын сөт тапшырган. Тугыз гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү өчен җәмгысе 2 миллион сумнан артыграк субсидияле кредит алган. Кычытканлыда узган елда иң мөһим эшләрнең берсе – авыл мәктәбенең капиталь ремонтлануы булды. Бу уңайдан Назыйф Шаһитов та, җыенга килгән авыл халкы да республика һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде. Клуб, китапханә, медпункт көйле эшлиләр, җирле янгын службасына, участок уполномоченныена да дәгъвалар булмады. Быелга башкарыласы мөһим эшләрдән исә җирлек башлыгы хуҗасыз җир һәм объектларны теркәүне, санитар чисталыкны яхшыртуны, яшьләр арасында патриотик тәрбия алып баруны, авылдагы плотинаны төзекләндерүне һәм башкаларны атады.
Соңыннан авыл халкының район башлыгы Равил Кузюровка, һәм районның яшәешне тәэмин итүче службаларына сораулар бирү мөмкинлеге булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International