Нурлаттан Рушания Сәйфетдинова 1971 елдан бирле тавыш бирә

2026 елның 19 сентябре, шимбә

Рушания Вәлиәхмәтовна үзенең беренче сайлауда катнашуын гомерлеккә истә калдыра — ул беренче кызы туу белән туры килгән.

55 ел эчендә Нурлатта яшәүче 76 яшьлек хатын-кыз тавыш бирү көнендә бер тапкыр да өйдә калмаган. Үзенең беренче сайлауларын ул гомерлеккә истә калдыра. Бу 1971 елның июне була.

"Мин ул вакытта авырлы идем. Без ирем белән Мари- Элдан кайттык, ә бездә, Татарстанда сайлаулар уза. Минем андый хәлне элек ишеткәнем юк иде, яшь бит. Без Якты Күлдәге авыл клубына бардык, дусларыбыз, танышларыбыз белән гармунда уйнадык, җырлар җырладык. Тулы бер бәйрәм булды. Ә кичен эчем авырта башлады. Икенче көнне беренче кызымны таптым", - дип сөйләде Рушания Сәйфетдинова.

Хәлләрнең кызыклы туры килүе буенча аның олы кызының тормышы сайлаулар белән тыгыз үрелеп бара – менә берничә ел инде шул ук җирлектә ул сайлау комиссиясе әгъзасы булып эшли.

"Ун ел инде, – диде Радина Бикиева. - Җаваплы эш. Әни гомер буе сайлауларга йөри, һәм мин дә моны мөһим дип саныйм. Кирәк булган өчен түгел, ә чын-чынлап. Без бит үзебез сайлыйбыз, кем җитәкчелек итәчәк. Бу безнең тормыш, безгә монда яшәргә".

Бүген исә Рушания Вәлиәхмәтовна сайлауларга бәйрәмгә җыенган кебек җыена: яңа күлмәк кия, матур яулык бәйли һәм бизәнү әйберләре өсти. Сайлау участогына беренчеләрдән булып ашыга, чөнки тавыш бирүне үзенең гражданлык бурычы дип саный.

«Менә минем беренче сайлаулардан 55 ел узды инде, һәм мин республикабызның ничек үзгәрүен, матурлануын һәм тормышның яхшы якка үзгәрүен күрәм. Әгәр без сайламасак, моны безнең өчен кем эшләр иде", - дип горурланып сөйли ул.

55 ел эчендә күп нәрсә үзгәрде: ил, кануннар, кешеләр. Тик бер генә нәрсә үзгәрешсез калды – үз тавышыңа хөрмәт. Рушания апа кебек кешеләр дә моңа иң яхшы дәлил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International