2334нче сайлау участогы шәһәр гимназиясе бинасында урнашкан.
Участок янында иртәдән бирле җанлы атмосфера хөкем сөрә. Нурлатлыларның күбесе эш көне башланыр алдыннан тавыш бирергә өлгерер өчен ачылуга күптән алдан килгән иде.
Бюллетеньне беренчеләрдән булып тавыш бирү урнасына Лиана Гыйниятуллина төшерде.
"Мин һичшиксез барлык сайлауларда катнашам һәм мондый мөһим вакыйгаларны беркайчан да калдырмыйм. Үз сайлавыбызны безнең төп гражданлык бурычыбыз һәм илнең киләчәгенә шәхси өлешебез дип саныйм", - дип уртаклашты шәһәр кызы.
Барлык объектларда да кирәкле куркынычсызлык чаралары катгый үтәлә. Тәртипне саклауны хокук саклау органнары хезмәткәрләре күзәтә, Күзәтүчеләр җәмәгать контроле алып бара.
"Сайлаулар оешкан төстә һәм хокук бозуларсыз уза. Участок тулысынча эшкә әзер, комиссия әгъзалары килешеп эшли, шуңа күрә бөтен процесс штатлы һәм тыныч режимда узар дип ышаналар», – дип билгеләп үтте күзәтүче Флюра Морзаханова.
Тавыш бирү дәвам итә, район сайлау участоклары сайлаучыларны бүген 20.00 сәгатькә кадәр көтә, шулай ук 19 һәм 20 сентябрьдә 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Әгәр дә Сез сәламәтлек торышы яки башка сәбәпләр аркасында участокка килә алмыйсыз икән, өйдә тавыш бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен үз участок сайлау комиссиясенә гариза бирергә кирәк.