Комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чәчүгә чыгуга әзерлеген тикшерде.
Бүген Нурлат районында республика конкурсы кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чәчүгә әзер булуын масштаблы тикшерү узды. Эксперт комиссиясе составына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов, аның Аксубай районыннан хезмәттәше Борис Соломонов, шулай ук идарә, дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре һ.б. керә. Инспекциянең игътибар үзәгендә - машина-трактор паркларының торышы, хуҗалыкларның минераль ашламалар, орлыклар белән тәэмин ителеше. Аеруча игътибар социаль аспектларга: механизаторларның хезмәтенә түләү шартларына, персоналны индивидуаль саклык чаралары белән тәэмин итүгә һәм кыр эшләренең кызу вакытында хезмәтне саклау кагыйдәләрен төгәл үтәүгә бирелде.
Маршрутның беренче пункты «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булды, анда ремонтлау остаханәсе комиссияне тулы әзерлектә каршы алды. Хуҗалыкның баш агрономы Андрей Светкин хәбәр иткәнчә, быел яңа «Туман» үзйөрешле сиптергеч, ашлык җыю комбайны һәм эшчеләрне йөртү өчен махсус транспорт белән тулыланган техник парк 100% кырга чыгарга әзер. Хуҗалыкка 9 мең гектарга якын мәйдан эшкәртәсе бар; моның өчен орлыклар тулысынча кайтарылган һәм кирәкле ашламалар запасы булдырылган. Өч заманча чәчү комплексы булу аграрийларга тәүлек буе эшләү циклын оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Чистай» холдинг компаниясенең 14 нче һәм 15 нче агрофирмаларында әзерлекнең масштабы комиссия әгъзаларына аеруча тәэсир итте. Биләркүлдәге машина-трактор паркы территориясендә бик зур техника линейкасы – куәтле тракторлар, заманча «Туманнар» һәм югары җитештерүчәнлектәге сиптергечләрне дә кертеп, 60 берәмлектән артык техника сафка бастырылган. Башкарма директор Олег Чалмаев тикшерүчеләрне хуҗалыкның әзерлеге белән җентекләп таныштырды, язгы чәчүгә барлык авыл хуҗалыгы машиналарының да тәртипкә китерелүен билгеләп үтте. Кеше ресурсы да мөһим фактор булып тора: агрофирма механизаторлары сыйфатлы махсус кием һәм хезмәтне саклау буенча кирәкле инвентарь белән тулысынча тәэмин ителгән. Кыр хезмәтчәннәре үзләре дә, чәчү чорында һәр сәгатьнең әһәмиятен аңлап, югары нәтиҗәләргә омтылуларын күрсәтә. Ремонт мәйданчыкларында идеаль тәртип һәм штатның тулы комплектлашуы предприятиегә яңа авыл хуҗалыгы сезонына ышаныч белән керергә мөмкинлек бирә.
Тикшерүгә йомгак ясап, Ирек Шәрәфетдинов башкарылган эшкә югары бәя бирде, район хуҗалыкларында язгы чәчү башлануга әзерлекнең 100 процентка якын булуын билгеләп үтте.