Түбән Нурлат микрорайонында һәр кич, шәһәр эңгер-меңгергә чумгач, «Нур» татар мәдәнияте үзәгендә лампа яктысы гына түгел, кайнар йөрәк яктысы да кабына.
Биредә октябрь ахырыннан битараф булмаган кешеләрне уртак максат – алгы сызыктагы сугышчыларыбызга ярдәм итү берләштергән «Айрат абый һәм аның командасы» волонтерлык хәрәкәте актив эшли.
Көн саен, өй эшләрен калдырып, бирегә 20ләп кеше килә. Алар арасында – махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары да бар. Алар өчен бу эш кенә түгел, ә үз мәхәббәтенең һәм җанының бер өлешен бүген Ватан сагында торучыларга тапшыру мөмкинлеге.
Эшләү дәверендә волонтерлар 30лап маскировка челтәре ясап фронтка җибәргән. Ә күптән түгел яңа катлаулы юнәлешне дә үзләштергәннәр – «Кикимора»снайпер костюмнарын үрәләр. Мондый биш махсус костюмны бәйләргә өлгергәннәр дә инде.
Хәрәкәткә нигез салучы - «Барысы да Җиңү өчен. Нурлат» фонды әгъзасы һәм җирле территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Айрат Гәрәев. Ул үз тирәсенә кешеләрне туплап кына калмый, «җитештерүне» уникаль җиһазлар белән дә тәэмин итә. Тасма кисү һәм ятьмә үрү өчен барлык станокларны Айрат Рифович үз кулы белән эшләгән.
Аерым горурлык - костюмнар бәйләү станогы, анда берьюлы ике эшләнмә өстендә эшләргә мөмкин. Нурлатлыларның уникаль тәҗрибәсенә ихтыяҗ шулкадәр зур булып чыккан ки, хәтта республиканың башка районнарыннан да волонтерлар Айрат Гәрәевкә киңәш сорап мөрәҗәгать итә.
«Безнең егетләргә анда, алгы сызыкта, теләсә нинди ярдәм мөһим. Бәйләнгән һәр тасманың, челтәрдәге һәр төеннең кемнеңдер тормышын саклап калуын аңлыйбыз, – ди Айрат Гәрәев. - Безнең продукциягә ихтыяҗ зур, шуңа күрә без бер урында тормыйбыз, станокларны даими камилләштерәбез һәм яңа ярдәмчеләр чакырабыз. Кешеләрнең ничек җавап бирүен, аларның күзләренең ничек очкынлануын күрү-бу гамәлдә чын патриотлык".
Айрат Рифович агитация белән дә актив шөгыльләнә: ул авыл җирлекләренә барып, волонтерлыкка «көмеш яшьтәге» кешеләрне җәлеп итә. Күптән түгел мондый очрашу Чияле Алан авылында узган, биредә яшәүчеләр уртак эшкә керешергә әзер булуларын белдергән.
Бөтен процесс кирәкле материаллар – челтәрләр һәм спанбонд белән тәэмин ителгән -Ришат Сафиуллин җитәкчелегендәге «Барысы да Җиңү өчен. Нурлат» фонды ярдәме бик кирәк.
Нурлат волонтерлары эше - шәхси инициативаның көчле иҗтимагый хәрәкәткә үсүенең ачык мисалы. Бу ятьмәләрдә һәм костюмнарда – тукыма гына түгел, аларда хакыйкатькә ышаныч һәм халкыбызның какшамас рухы үрелгән. Бүген Нурлат тагын бер кат шуны исбат итә: Бердәмлектә – безнең көч, һәм Җиңү корал белән генә түгел, ә тылда игелекле куллар белән дә яулана.