«Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсына гаризалар кабул ителә башлады!

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Конкурста теләге булган һәркем 5 яшь төркеме буенча катнашырга хокуклы:

1 төркем-гомуми белем бирү оешмаларының 1-4 сыйныф укучылары;

2 төркем-гомуми белем бирү оешмаларының 5-8 сыйныф укучылары;

3 төркем-гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары, шул исәптән 18 яшькә җиткәннәр;

4 төркем-гомуми һөнәри белем бирү оешмаларында 18 яшькә кадәрге укучылар.

5 төркем-18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.

Муниципаль этапка эшләр Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә:Нурлат шәһәре, К.Маркс ур., 22 йорт, 2026 елның 30 апреленә кадәр.

Конкурс эшләре Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә-татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

Конкурс турындагы нигезләмә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган.

Нигезләмәгә сылтама: https://arhiv.tatarstan.ru/file/pub/pub_4510461.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International