Бүген Нурлат шәһәр гимназиясе чын батырлык һәм дисциплина мәйданчыгына әверелде.
Биредә районның иң актив һәм әзерлекле укучыларын берләштергән «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы уза.
Быел иң яхшылар исеменә шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 13 команда көрәшә. Балалар ярышырга гына түгел, ә хәзерге яшьләрнең көчле характерлы һәм чын команда бердәмлеген исбатларга да килделәр.
Тантаналы ачылышта катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Морзаханов, шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин сәламләде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, «Аҗаган» – ул уен гына түгел, ә шәхес тәрбияләүнең мөһим мәктәбе, ул иптәшләр өчен җаваплылыкка һәм Ватанга мәхәббәткә өйрәтә.
Ярышлар программасы көн буена язылган һәм төрле дисциплиналарда күнекмәләрне тикшерүне үз эченә ала: Ватан тарихы буенча викторина, тактик медицина, ату күнекмәләре һәм сафта йөрү алымнары, спорт блогы һ. б.
«Аҗаган 2.0» шуны дәлилли: мондый чаралар патриотик рухны ныгытып кына калмый, бәлки яшьләргә тугры дуслар табарга һәм уртак кыйммәтләр тирәсендә берләшергә ярдәм итә.
Киләсе этапта Нурлат районын тәкъдим итәчәк җиңүчеләрнең исемнәре көн азагына билгеле булачак. Балаларга уңышлар һәм җиңүгә омтылыш телибез!