2026 елның 24 мартында 21 сәгатьтән алып 25 мартта сәгать 10 га кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2026 елның 24 марты, сишәмбе

2026 елның 25 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән  томан,  көнчыгыш районнарда юлларда көчле бозлавык көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәшләрен истә тотыгыз:

Томан булганда:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын тойсагыз, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен тиешле чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында, автомобильдә хәрәкәт иткәндә, башка полосаларга күчүдән, узып китүләрдән, каршы полосага чыгудан баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан вакытында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк: томан ераклыкны күрсәтми – гадәти араны арттыру, тизлекне киметү яхшы булачак.

Кисәк туктаудан сакланыгыз – кирәк булганда, тизлекне акрынлап киметү зарур. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шул рәвешле артыгыздан хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә кисәтүче сигнал бирерсез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, шуңа да саклык күрсәтергә кирәк.

Ерак араларга йөрүдән баш тартырга тырышыгыз. Юл начар күренгән очракта, автомобильдә хәрәкәт иткәндә, икенче полосаларга күчүләрдән, башка транспортларны узулардан, каршы як полосага чыгулардан баш тартырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International