Татарстанда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Татарстан оешмалары «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында катнаша ала. Җиңүчеләр «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсында республика исеменнән чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә дәүләт төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге.
Конкурс инде 20 елдан артык үткәрелә. Алты номинациядә шул исәптән халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре, хезмәт күрсәтүләр, азык-төлек һәм сәнәгать товарлары һәм башкалар белән бәйле номинациядә катнашырга мөмкин.
Төп максат - Татарстан предприятиеләрен продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын өзлексез яхшыртуга этәрү.
Конкурста җиңүчеләр программаның федераль этабына чыгачак. Гаризалар электрон почта аша 17 апрельгә кадәр кабул ителә best@tatcsm.ru шулай ук 8(843)233-18-13 һәм 8(843)233-18-57 номерлары буенча да мәгълүмат алырга мөмкин.
Конкурста катнашу шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан ЦСМ ФБУ сайтында “Конкурслар” бүлегендә танышырга мөмкин. https://test.tatarstan.ru/bestoftatarstan.htm