Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев нурлатлыларны Ураза бәйрәме белән котлады.
Хөрмәтле мөселманнар! Кадерле якташлар! Сезне чын күңелемнән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Рамазан аеның тәмамлануын билгеләп килгән бу изге көн тирән рухи мәгънәгә ия. Ул яңарыш шатлыгын, үз-үзеңне камилләштерүгә омтылуны, мәрхәмәтлелекне һәм шәфкатьлелекне гәүдәләндерә. Гасырлар дәвамында бу кыйммәтләр күпмилләтле районыбызда тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итә.
Ураза гаете өйләребезгә муллык һәм бәрәкәт, йөрәкләребезгә тынычлык һәм җылылык китерсен. Изге Рамазан ае көннәрендә кылган изге гамәлләрегез һәм уй-ниятләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.
Кадерле якташлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм матур тормыш телим! Безнең уртак туган җиребездә һәрвакыт үзара аңлашу һәм бердәмлек хөкем сөрсен.
Дамир Ишкинеев, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы