Нурлатлылар Яңа Чишмә районында үткәрелгән методик семинарда катнашты

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Нурлат районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе Яңа Чишмәдә узган методик семинарда катнашты.

Делегация җитәкчесе - Нурлат районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Разилә Әхмәдиева билгеләп үткәнчә, ел саен яз көне «Таткультресурсүзәге» Татарстан мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен «Мәдәни десант» методик семинар-практикумнар циклын уздыра.

«Мәдәни десант»ның төп максаты – җирлектәге коллегаларга консультация, практик һәм методик ярдәм күрсәтү, муниципаль учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү, узган елга йомгак ясау һәм агымдагы елга төп бурычларны билгеләү», – диде ул.

Семинарда катнашучылар сүзләренә караганда, профессиональ десант маршруты Петропавловск бистәсеннән башланган. Биредә кунаклар өчен җирле осталарның декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырылган, мавыктыргыч мастер-класслар үткәрелгән.

"Программада аерым урынны Изге беренче апостоллар Петр һәм Павел Храмына бару алды. 1885 елда төзелгән уникаль архитектура һәйкәле бездә көчле тәэсир калдырды. Балалар сәнгать мәктәбендә исә яшь талантлар үзләренең осталык дәрәҗәсен күрсәтте", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Нурлат делегациясе җитәкчесе.

Бүләкләү тантанасында нурлатлылар – Чияле Алан авыл клубының бүлек мөдире Зоя Исаева һәм татар халык театры режиссеры Мансур Әһлетдинов сәхнәгә күтәрелде. Рәзилә Әхмәдиева әйтүенчә, киләсе елда методик семинарны безнең районда уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International