"Сәләт" Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә "Гаилә" илкүләм проекты кысаларында ТАССРның атказанган композиторы Александр Ключаревның тууына 120 ел тулуга багышланган концерт булды. Бу эчтәлекле чарада катнашучылар һәм тамашачылар сихри музыка дөньясына чумды. А.Ключаревны аның көрәштәшләре һәм дуслары "Татар җанлы рус композиторы" дип атый. Ключарев үзе турында болай ди: “Тумыштан ук рус кешесе, рухым белән мин татар халкына, аның поэзиясенә һәм музыкасына, аның кешелек матурлыгына карыйм".
А.Ключаревның иң соңгы һәм әһәмиятле эшләренең берсе «Аулак өй» хореографик композициясе музыкасы булган, аны «Незабудки» хореографик коллективы үз биюләрендә кулланып килә. Коллектив җитәкчесе Н. Хворостьеваның яңа куелышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршылады. Концертта композиторның инструменталь һәм искиткеч вокаль номерлары яңгырады.
Концертның сценарий авторы һәм алып баручысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Әхмәтҗанова тамашачыларны композиторның биографиясе белән таныштырды, А.Ключарев иҗаты турында кызыклы презентация дә тәкъдим ителде.
Тамашачылар, нигездә, әти-әниләр, безнең иҗади гаилә, чараны оештыручыларга җылы кабул итүләре, кызыклы һәм танып белү репертуарын сайлап алулары өчен рәхмәт белдерде.
Мондый очрашулар балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә, мәдәни дөньяга караш формалаштыра һәм илебез музыкантлары мирасына хөрмәт хисе тәрбияли.
Бүген Нурлат сәнгать мәктәбе укучылары тылсымлы музыка дөньясында кунакта булды. Күренекле композитор Александр Ключаревның тууына 120 ел тулуга багышланган сәнгать мәктәбендә укучылар аның кызыклы тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат алдылар, композиторның төрле әсәрләреннән музыкаль өзекләр тыңладылар hәм кушылып жырладылар.
Атказанган мәдәният хезмәткәре, вокал бүлеге мөгаллиме Роза Ирек кызына рәхмәтебезне белдерәбез.