Нурлатлылар республика киңәшмәсендә катнашты

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Нурлатлылар Татарстанда язгы ташуга әзерлек буенча уздырылган республика киңәшмәсенә кушылды.

Республика киңәшмәсе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә узды. Монда Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе башлыгы Сергей Захаров, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Алмаз Тугушев һәм башкаларны тыңладылар.

Аннары сүз урында дәвам итте. Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин авыл җирлекләре башлыклары, районның тармак хезмәтләре җитәкчеләренә язгы ташу чорында су басуны булдырмау буенча мөһим бурычларны үтәүне куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International