Марат Хуҗин исемендәге спорт комплексында теннис өстәлләре артында ТР атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре Владимир Иванов истәлегенә багышлап уздырылган турнир җиңүчесе исеме өчен 80нән артык катнашучы көрәште.
Алар безнең районнан гына түгел, Ульяновск, Казан, Буа, Яңа Чишмә, Аксубай һәм башка шәһәрләрдән дә.
Ачык ярышларны уздыру -Татарстан Республикасында чуваш милли-мәдәни автономиясе инициативасы. Турнирны ачу тантанасында «ЧНКА ТРда» ТИО Советы Рәисенең беренче урынбасары Константин Малышев, «Сувар» чуваш газетасының баш мөхәррире Ирина Трифонова, Владимир Ивановның туганнары, аның хезмәттәшләре, дуслары һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Владимир Иванов-Егоркино авылында туган. Армиядә хезмәт иткән. 1979 елда Казан дәүләт университетын, 1990 елда СССР Эчке эшләр министрлыгының югары юридик мәктәбен тәмамлый. Район эчке эшләр бүлегендә эшләгәндә участок инспекторыннан бүлек начальнигына кадәр юл үтә. 2003 елда ТР Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.
Владимир Иванов өч ел элек каты авырудан соң вафат булды.
В.В. Иванов истәлегенә өстәл теннисы буенча ачык турнир җиңүчеләре.
14-18 яшьлек егетләр
1 - Ильющенко Кузьма
2 - Ильин Дмитрий
3 - Яковлев Тимур
18-35 яшьлек ир-атлар
1 - Алексашин Никита
2 Парафенов Николай
3 Сәмигуллин Рафис
Ир-атлар 35+
1 Низаев Фәнис
2 Яммурзин Максим
3 Силантьев Александр
14-18 яшьлек кызлар
1 –Яруллина Зилә
2 - Яруллина Зарина
3 - Акмуллина Эрика
Хатын-кызлар 18+
1 - Васильева Ольга
2 - Әхмәтшина Светлана
3 - Шәйдуллина Алинә.