Майдан бушаган савыт янгын куркынычын тудыра!

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Машина йөртүчеләр, автослесарьлар кулларына буялган майны   иске тукыма кисәге белән сөртәләр.

Чүпрәк бик нык пычранса, аны ис китмичә генә почмакка ыргыталар һәм аның барлыгын оныталар. Өстенә тагын шундый ук чүпрәк ыргытырга мөмкиннәр. Машина хуҗасының да шундый материалны үз автомобиленең багажнигына да ыргытуы ихтимал. Майлы чүпрәкләрне контрольсез туплау һәм саклау куркынычы әнә шуннан гыйбарәт.

Һавадагы кислород, тукыма җепселенә утырган майга тәэсир итеп җылылык бүлеп чыгару нәтиҗәсендә аны әчетә башлый. Чүпрәк җылынып ут кабу ихтималы зурая.

Шуңа күрә майланган чүпрәкне, кислород кермәсен өчен, тыгыз капкачлы янмый торган савытта сакларга кирәк.  Савытны кешеләрне бинадан эвакуацияләү юлларында, җылыту приборлары янында, туры кояш нурлары астына куярга ярамый. Аяз, җылы көннәр башланыр алдыннан моны истә тоту мөһим.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгәндә генә сезнең йортыгыз яки эш урыныгыз уңайлы һәм куркынычсыз булырга мөмкин.

73нче ПЧ ОПП инженеры Сергей Панарин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International