“Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе (КФҮ ДБУ) 2026 елның 20 мартында Ураза бәйрәмен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә үз филиалларының һәм бүлекләренең түбәндәге эш графигын игълан итә:
— 19 март-бер сәгатькә кыскартылган бәйрәм алды эш көне.
- 20 март - эшләми торган бәйрәм көне.
- 21 марттан эш гадәти режимда дәвам итә.
Графикның үзгәрүе «Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448 - XII номерлы Татарстан Республикасы Законына бәйле. 2026 елның 20 марты-Ураза бәйрәме Татарстан Республикасында бәйрәм көне булып санала.