Курслар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегендә оештырыла.
"Без туган телне өйрәнәбез!" курсы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Нурлатта курслар Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә уза. Бүгенге көндә биредә атнага ике тапкыр 20дән артык бала шөгыльләнә. Дәресләр мәчет яны курслары һәм өстәмә белем бирү программасы кысаларында үткәрелә.
"Татар телен өйрәнү төрле кызыклы эш формалары: уен элементлары, викториналар, кроссвордлар һәм филвордлар чишү белән бергә бара. Безнең максат-балаларда туган телдә аралашу теләген уяту, аларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау, әдәбият һәм тарихны өйрәнү. Бушлай курсларга мөмкин кадәр күбрәк балаларны җәлеп итәсе килә. Безнең үсеп килүче буын үз вакытын телефоннарда бушка түгел, файда белән уздырыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте курсларны алып баручы мөгаллим Земфира Мортазина.