Авыл җирлеге җитәкчелеге халыкны көннәр җылыту һәм кар эрү сәбәпле уяу булырга өнди.
Нурлат районының Яңа Иглай авыл җирлегендә язгы ташуга каршы көрәш чаралары бар куәткә үткәрелә. Җирле хакимият язгы ташуны хәвеф-хәтәрсез үткәрүгә әзерләнә.
Авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә белгечләр Яңа Иглай торак пункттагы буада бозны каралту эшләрен башкарды. Әлеге чара боз эрү процессын берничә көнгә тизләтергә, боз тыгылу һәм су күтәрелү куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Параллель рәвештә башка потенциаль куркыныч зоналарда да эшләр алып барыла. Якты Күл авылында Дорожная урамына терәлеп торган территориядә дә каралту эшләрен башкардылар. Бу участок кыр суларының мул агымы аркасында су басу зонасына эләгергә мөмкин. Көл кар катламының тизрәк таркалуына ярдәм итә.
Превентив чаралардан тыш, биредә кар суы тоткарлыксыз китсен өчен су үткәрү торбаларын тикшерделәр һәм чистарттылар, башка профилактик чаралар уздырдылар.
Җирлектәге вәзгыять даими контрольдә тора. Халыкка белдерүләрне күзәтеп торырга һәм су басу куркынычы янаган очракта кичекмәстән авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.