Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә, аның девизы 2026 елда — «Safe Products, Confident Consumers» — «Имин товарлар, ышанычлы кулланучылар» дип билгеләнде.
Онлайн-сәүдә һәм глобаль тәэмин итү чылбыры чорында продукция куркынычсызлыгы проблемасы яңа масштабка җитте. Базар чикләре бетерелгән глобаль цифрлы киңлектә товарларның сыйфатын контрольдә тоту катлауланды. Онлайн сатыла торган куркыныч товарлар кешеләрнең тормыш сыйфатына йогынты ясый, ышанычны какшата һәм икътисадка зыян китерә. Күп илләрдә сыйфатсыз товарлардан саклану өчен кирәкле хокукый механизмнар юк.
Проблема кулланучыларның аз якланган төркемнәрендә аеруча авыр чагыла.
Куркыныч товарлар-кулланучылар өчен куркыныч кына түгел, ә бөтен дөнья буйлап иҗтимагый сәламәтлек һәм экология проблемасы да.
2026 елда «Имин товарлар, ышанычлы кулланучылар» Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне девизының максаты кулланучыларның товарлар (продукция) иминлегенә хокукына аерым игътибар җәлеп итүдән гыйбарәт, бу хокук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә бердәм Кагыйдәләрнең 5 статьясында, Союз дәүләт Югары Дәүләт Советының 2024 елның 6 декабрендәге 6 номерлы Декреты һәм Россия Федерациясе Законының 7 статьясында 07.02.1992 ел №2300-1 «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законры белән расланган.
Кулланучының әлеге хокукының төп эчтәлеге шунда, кулланучы продукцияне куллануның, саклауның, транспортировкалауның һәм утильләштерүнең гадәти шартларында кулланучының гомере, сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга, шулай ук кулланучы мөлкәтенә зыян китермәскә хокуклы. Продукциянең кулланучының гомере һәм сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохит өчен иминлеген тәэмин итәргә, шулай ук кулланучы мөлкәтенә зыян китерүне булдырмый калырга тиешле таләпләр мәҗбүри була һәм тәртиптә норматив хокукый актлар белән билгеләнә.
Әгәр продукциягә норматив хокукый актларда аның кулланучының гомере, сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохит өчен иминлеген тәэмин итә торган һәм кулланучы мөлкәтенә зыян китерүне булдырмый кала торган мәҗбүри таләпләр билгеләнсә, продукциянең күрсәтелгән таләпләргә туры килүе мәҗбүри рәвештә расланырга тиеш. Продукцияне, шул исәптән импорт продукциясен, аның мәҗбүри таләпләргә туры килүен раслау турындагы мәгълүматтан башка сату рөхсәт ителми.
Цифрлы базар глобаль үсеш алган саен продукция һәм хезмәтләр иминлеге Россия Федерациясендә онлайн-сатып алулар форматына кулланучылар ышанычының мөһим аспектына әверелә. Куркынычсыз һәм сыйфатлы товарлар базарын булдыру өчен продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, аның әйләнеше өлкәсендә контрольлек итүнең яңа цифрлы инструментлары кертелә. Цифрлы маркировка кертелгәннән соң әйләнештә легаль теркәлгән продукция күләме сизелерлек арткан гына түгел, ә кулланучыдан сыйфатсыз, легаль булмаган яки куркыныч товар сатып алудан яклау да барлыкка килгән.
Кулланучылар, базар катнашучылары буларак, пассив булмаска һәм куркынычсыз булмаган продукция табылган яки сатып алынган очракта җаваплы гражданлык позициясе күрсәтергә тиеш.
Кулланучылар законнар турында фикер алышуда катнашканда һәм ярдәм алганда, карарлар нәтиҗәлерәк һәм кешеләр өчен уңайлырак була. Хакимият, бизнес һәм сатып алучылар товарлар җитештерүдән алып утильләштерүгә кадәр барлык этапларда куркынычсыз булсын өчен бергә эшләргә тиеш.
Бары тик уртак тырышлык белән генә сатып алу куркыныч белән бәйле булмаган, ә ышаныч норма булган мөнәсәбәт төзергә мөмкин.
Товарларның, башкарылган эшләрнең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы барлык сораулар белән сез түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: ТР, Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы, 10 йорт, элемтә өчен телефон 2-05-39.
Фоторәсем нейрочелтәр тарафыннан барлыкка китерелде.