Нурлаттагы беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсенә халык күп җыелды

2026 елның 14 марты, шимбә

Озын кыштан соң Кооператив урамындагы мәйданчык яңадан җанлы сәүдә рәтләренә әверелде, анда кунакчыллык азык-төлек муллыгы белән аерылып торды. Елның беренче ярминкәсе-нурлатлылар өчен һәрвакыт үзенчәлекле вакыйга. Рәсми ачылуга кадәр үк шәһәр халкы сәүдә рәтләренә агылды. Сатып алучылар өчен төп теләк үзгәрешсез: яңа җитештерелгән сыйфатлык фермерлык продукциясен җитештерүчедән турыдан-туры сатып алу мөмкинлеге.

«Без бу ярминкәне бик көттек, соңгысы бит декабрьдә булды, - дип тәэсирләре белән уртаклаша шәһәрдәшебез Марина Чванова.  Иртәдән үк килдем. Ярминкәләргә даими йөрим, бу инде яхшы традиция".

Сату рәтләре иң таләпчән сатып алучыны да канәгатьләндерерлек төрлелеге белән сөендерә: күпсанлы яңа чалынган ит нокталары, шулай ук тере карплардан алып тозлы, каклаган һәм яңа туңдырылган продукциягә кадәр балыкның ассортименты шактый күп булуы сөенечле.

Фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар бәрәңге, кишер, суган, чөгендер һ.б. алып килгән. Язгы чорга карамастан, яшелчәләрдә товар кыяфәте һәм тәм, сыйфат яхшы сакланган. Ярминкәгә килүчеләр арасында атланмай, сырлар, йомырка, авыл сөте, шулай ук хуш исле казылыклар, тозлы ризыклар, гөмбәләр һәм кипкән җиләк-җимешләр аеруча популяр булган.

Ярминкә авыл кешеләренең күбесе өчен артык продукцияне сату өчен менә дигән мөмкинлек булса, шәһәр халкына яңа, экологик чиста продукция сатып алу мөмкинлеге.

Беренче ярминкә эше белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев шәхсән танышты. Ул сәүдә рәтләре буйлап йөреп чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, товарларның бәяләренә һәм төрлелегенә аерым игътибар бирде. Мондый чараларның төп бурычы - халыкны уңайлы, социаль юнәлешле бәяләрдән сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итү.

Ярминкә сезоны әле башланды гына. Алда нурлатлыларны тагын берничә язгы ярминкә көтә, алар чәчү сезонын өлгереп каршы алырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International