Нурлатта урман тармагындагы 2025 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Нурлат урман хуҗалыгы һәм урманчылыгы агымдагы сезонга планнар билгеләде, иң яхшы хезмәткәрләр лаеклы бүләкләр алды.

Бүген Нурлат муниципаль районы Советының зур залында «Нурлат урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе  һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе  хезмәт коллективларының йомгаклау җыелышы булды.

Җыелышта Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты. Чарага шулай ук районның авыл җирлекләре башлыклары да чакырылган иде.

2025 елдагы эш йомгаклары турындагы төп чыгышлар белән Нурлат урманчылыгы җитәкчесе  - урманчы Рөстәм Галиев, Нурлат урман хуҗалыгы директоры Спартак Елливанов һәм профсоюз комитеты рәисе Илдар Йосыпов чыгыш ясадылар.

Рөстәм Галиев үзенең докладында билгеләп үткәнчә, ел дәвамында урманчылык белгечләре тарафыннан урманнарны торгызу һәм урман үрчетү, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү буенча комплекслы чаралар башкарылган, урман культураларына инвентаризация үткәрелгән, янгын куркынычсызлыгы сезонына аерым игътибар бирелгән. 2025 ел бу планда уңышлы булган, гадәттән тыш хәлләргә юл куелмаган. Урманчылыкта 35 кеше эшли, хезмәткәрләрнең уртача яше 42 яшь. Рөстәм Галиев үз чыгышында шулай ук тармакны цифрлаштыру мәсьәләләренә тукталды һәм коллективның махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнашуы турында сөйләде.

Спартак Еливанов финанс нәтиҗәләре турында хәбәр итте: 2025 елда Нурлат урман хуҗалыгы җитештерү эшчәнлегеннән 92 млн 400 мең сум күләмендә керем алынган. 2024 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 10% ка арткан. Коммерция эшчәнлеге белән беррәттән урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча дәүләт заданиесендә каралган чаралар да тулысынча үтәлгән. Татарстан командасының илнең 20 төбәге арасында «Урман кисүче-2025»  Россия чемпионатында җиңүе узган елның аеруча зур уңышы булды. Җиңүче команда составында Нурлат урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә уңышлы чыгыш ясап, югары профессионализм күрсәтте.

Моннан тыш, Спартак Еливанов билгеләп үткәнчә, урман хуҗалыгы белгечләре СВОда катнашучыларның гаиләләрен утын белән тәэмин итүдә ярдәм итәләр, шулай ук даими рәвештә фронт ихтыяҗлары өчен агач материаллары җибәрәләр.

 

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул киләсе сезонда янгыннарны кисәтүгә аерым игътибар бирергә өндәде, райондагы мәйданнарның яртысыннан күбрәген урман фонды алып тора, дип ассызыклады. Район Башлыгы шулай ук министрлык җитәкчелегенә ярдәмнәре һәм уңышлы хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Җыелыш эшенә Татарстан Республика урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул Нурлат урманчылары эшчәнлегенә бәя бирде, көчәйтүне таләп итә торган юнәлешләрне билгеләде һәм агымдагы елга өстенлекле бурычларны атады.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Урман тармагында эшләүче кайбер хезмәткәрләргә Татарстан Урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты, район Башлыгының һәм профсоюз комитетының Мактау грамоталары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International