Нурлатта ашыгыч хезмәт узган егетләргә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы тапшырылды

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Бүген эшлекле киңәшмәдә район Башлыгы Дамир Ишкинеев солдатларга хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын тапшырды.

Якушкино мәктәбен тәмамлаган Никита Федоров армиягә гади егет булып китә. 2024 елның 14 апрелендә ул Курск өлкәсе чигендә була.

"Иң куркынычы – дроннар. Алар безнең арттан, ашамлык, су, патроннар алып барган машиналар артыннан ауладылар", - дип сөйли Никита.

Туган йорт белән элемтә айлар буе булмый. Әти-әнисе улының исәнме-юкмы икәнен белмичә яши. "Безне алып чыгу мөмкинлеге юк иде. Үзебезгә чыгарга туры килде. Безне машиналар каршы алган урынга барып җиткәнче, тәүлек буе диярлек җәяү бардык», – дип искә ала солдат. Хәрби бурычын үрнәк итеп үтәгәне һәм батырлыгы өчен Никита Федоров медаль белән бүләкләнде. Әмма иң зур бүләк, өйгә исән-сау кайту булды, ди ул.

Брянск өлкәсендә хезмәт итеп кайткан Инсаф Абдрахманов башыннан кичкәннәре турында кырыс кына сөйли: сакта тордык, позицияләрне җиһазларга булыштык, окоплар казыдык.

Иван Захаров Курск өлкәсендә җиде айдан артык вакыт уздырган. "Бу авыр тәҗрибә булды. Әмма аның ярдәмендә без чынлыкта нәрсәгә сәләтле булуыбызны беләбез", - дип билгеләде Иван.

Район башлыгы Дамир Ишкинеев таныклык тапшырганда егетләрне чын геройлар дип атады. Хәрби комиссар Заһир Абдуллин юридик хокукны аңлатты: хәзер солдатларның хәрби хәрәкәтләр ветераннарына тиешле барлык законлы хокуклары һәм ташламалары бар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International