Нурлатта 10 мартта һава торышы

2026 елның 9 марты, дүшәмбе

Сишәмбе, 10 мартта, Нурлатта һава торышы алмашынучан болытлы булачак. Төнлә күбесенчә явым-төшемсез. Көндез урыны белән бераз кар, йомшак буран  көтелә.

Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба, секундына 6-11 м, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитәчәк.

Төнлә һаваның минималь температурасы -26...-28, урыны белән -32, иртән -21...-24˚ булачак.  Көндез максималь температура -9...-11˚.

Юлларда бозлавык.

Фото - «Нурлат-информ» архивыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International