8 март көнне Димитровград шәһәрендә 2016-2018 елгы малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча шәһәр фестивале узды.
Ярышларда 100 дән артык яшь спортчы катнашты.
Турнирда Нурлат данын тренер Рафаэль Билданов җитәкчелегендәге Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе укучылары яклады. Балалар лаеклы чыгыш ясадылар һәм югары нәтиҗәләр күрсәтеп, дүрт призлы урын яуладылар.
Хөсәенова Аиша икенче урынны алды. Әһлиуллин Ислам, Мөхәммәтҗанов Мурад һәм Әбделманова Милана өченче урынны яулады.
Яшь спортчыларны һәм аларның остазын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләргә ирешүләрен телибез!