Кадерле хатын-кызлар: әниләр, тормыш иптәшләребез, кызларыбыз, сеңелләр!
Сезне чын күңелдән язгы ямьле бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Бу көн җылы, якты һәм сезгә иң ихлас рәхмәт сүзләре белән тулы. Сез дөньяга тормыш бүләк итәсез, гаиләләрдә уңайлылык һәм гармония тудырасыз, игелекле эшләргә һәм зур казанышларга илһамландырасыз. Сездәге зирәклек, сабырлык, кайгыртучанлык һәм яшәү көче һәртөрле авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчыларыбызның әниләренә, хатыннарына, шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасында, авыл хуҗалыгында, район предприятиеләрендә хезмәт куйган һәм шуның белән беррәттән тылда җиңү яулаган, волонтерлык эшчәнлеге алып барган хатын – кызларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезнең профессиональлек, җаваплылык һәм битараф булмавыгыз аркасында районыбыз үсә һәм киләчәккә ышаныч белән карый.
Сөекле хатын-кызлар! Тормышыгызда шатлыклы вакыйгалар, ихлас елмаюлар һәм бәхетле мизгелләр күбрәк булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм язгы кәеф телим!
Дамир Ишкинеев, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы