Татарстан Рәисе Нурлат волонтерын бүләкләде

2026 елның 7 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында яшәүче Валентина Клявлинаны бүләкләде.

Кичә Казан Кремленең Губернатор сараенда Татарстанның күренекле хатын-кызларын бүләкләү тантанасы булды, алар арасында «Игелек тартмасы» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Валентина Клявлина да бар иде. Ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Аның СВО катнашучыларына ярдәмгә армый-талмый керткән өлеше эшкә бирелгәнлекнең ачык мисалы.

Рөстәм Миңнеханов барысын да 8 Март бәйрәме белән котлады, республика үсешендә һәм алга баруында хатын-кызларның төп ролен аерым билгеләп үтте, СВО сугышчыларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Валентина Клявлина махсус хәрби операция башлангач ук волонтерлык эшчәнлеген җәелдерде. Ул бүген дә аны дәвам итә, моннан тыш, гуманитар йөк, посылкаларны сугышчыларга шәхсән үзе алгы сызыкка илтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International