Нурлат районы укучылары уку елы дәвамында төркемнәр белән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм «Без бергә» федераль проекты кысаларында Казан шәһәрендәге «Россия — минем тарихым» мультимедиа тарихи паркы экспозицияләренә баралар, анда балалар ил тарихы турында күбрәк беләләр. Февраль аенда Урта Камышлы мәктәбенең 27 укучысы «Россия — минем тарихым» тарихи паркында яңа мультимедиа бизәлешендә тәкъдим ителгән «Романовлар» күргәзмәсен карау мөмкинлегенә ия булды.
Балалар түбәндәге мәгълүмат белән танышты:
- актуальләштерелгән тарихи материаллар белән;
- интерактив хронологик тасмалар белән;
CGI-графика, анимация һәм төп вакыйгаларны визуальләштерү;
- яңа уен форматлары һәм белем бирү модульләре белән.
Балалар экспозицияне карап бик күп уңай хис-кичерешләр алды, тарихи паркның башка экспозицияләрен дә карарга вәгъдә иттеләр.
Урта Камышлы урта мәктәбе директоры В.В. Гаврилова әйтүенчә, бу сәфәр балалар өчен чын бүләк булган. Ул мондый проектларны үстерүнең мөһимлеген ассызыклады, чөнки алар укучыларга Ватаныбыз тарихын тирәнрәк өйрәнергә, үткәндәге бөек вакыйгалар белән багланышларны тоярга ярдәм итә һәм үз илебез өчен горурлык хисен формалаштыра.